Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2019, 20:04

Башкортстанда 9 градускача суыта

Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәлеге алдагы ике көнгә һава торышын хәбәр итте

Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәлеге алдагы ике көнгә һава торышын хәбәр итте.
Синоптиклар мәгълүматына ярашлы, 29 октябрьдә Башкортстанда болытлы һава торышы, бераз кар катыш яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Җил көнбаештан, төнлә талгын, урыны белән көчәючән, көндез талгын.
Һава температурасы төнлә — минус 1дән плюс 4 градуска тиклем, урыны белән 5 градускача салкын. Көндез – 2-7 градус җылы.
30 октябрьдә синоптиклар янә бераз яңгыр һәм кар, бозлавык, юлларда урыны белән бозлавык вәгъдә итә. Җил төнлә юнәлешен үзгәртүчән, йомшак, көндез көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы төнлә — плюс 1дән минус 4 градуска тиклем, аяҙатканда 9 градусача салкын. Көндез – 1-6 градус җылы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: