Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2019, 19:53

Башкортстанда министрлыкларның һәм ведомстволарның яңа җитәкчеләре билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген киңәшмәдә аның яңа составын игълан итте, структурадагы үзгәрешләр хакында сөйләде һәм министрлык-ведомстволарның яңа җитәкчеләре белән таныштырды

Республиканың яңа җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп Гөлшат Арсланова билгеләнде. Максим Забелин — саулык саклау министры, Әминә Шафикова — мәдәният министры, Геннадий Разумикин — санлы үсеш министры, Руслан Хәбибов — яшьләр сәясәте һәм спорт министры, Александр Шельдяев — сәнәгать һәм энергетика министры, Римма Бойцова — Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты, Денис Булатов — Конкурентлы сәясәт буенча дәүләт комитеты, Фәрит Гомәров — Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Алексей Гусев — Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, Руслан Мирсәяпов — Тышкы икътисадый бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты, Тимур Мөхәмәтҗәнов — Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты, Салават Нафиков — Туризм буенча дәүләт комитеты, Борис Мелкоедов — Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, Азат Җиһаншин — ветеринария идарәлеге, Илһам Фәткуллин архив эшләре буенча идарәлек җитәкчее итеп билгеләнде
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: