Барлык яңалыклар
Новости
28 октябрь 2019, 20:17

Уфа гүзәле Эльмира Шәехова «Волга буе энҗеләре» матурлык конкурсында җиңү яулады

Уфа кызы Эльмира Шәехова «Волга буе энҗеләре-2019» матурлык конкурсында җиңде

Эльмира Шәехова Дүртөйледә туган. Аңа 20 яшь. Конкурста озын чәчле сылукай Уфа исеменнән чыгыш ясады. Кыз «Мисс Башкортстан — 2018», «Краса Уфы — 2017» исемнәренә, Кытайда «Мисс Туризм Планеты — 2018» халык-ара конкурсы призеры.
Эльмирага бик күп кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, шуларның иң мөһиме — 300 мең сумлык сертификат һәм гәүһәрле алтын бизәүгеч, дип хәбәр итте модель агентлыгы җитәкчесе Луиза Закирҗанова.
VII «Волга буе энҗесе-2019» республика гүзәллек конкурсының финалы 27 октябрьдә Казанда «Корстон» концерт залында үтте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: