Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2019, 15:02

8 солдатны үтерүдә гаепләнгән милләттәшебез кулга алынды

Коточкыч вакыйга Чита өлкәсендә була. 20 яшьлек солдат Рамил Шәмсетдинов 8 хезмәттәшен атып үтерә.

Рамил Шәмсетдиновка карата "Ике яки күбрәк кешене үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Солдат әлегә сак астында, әмма кайчанга кадәр икәне билгесез.
Бу вакыйга 25 октябрьдә булган. Рамил Шәмсетдинов исемле татар егете сигез кешене атып үтергән.
Солдатның кулына автомат алып хезмәттәшләренә һөҗүм итүенең сәбәбе "устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр" ("бабайлык" – "дедовщина") булырга мөмкин.
Бу хәрби бүлек күптән инде устав кысаларыннан чыккан тискәре мөнәсәбәтләре белән тирә-якта дан тоткан була.
Сигез солдат бик кызганыч. Әмма Шәмсетдиновны да аңларга буладыр. Яшермим, үземнең дә “яшь” чакта кулга автомат аласы килгән чакларым була иде. Моны офицерлар да аңлый иде, шуңа да бер-беребезгә атмас өчен тревога вакытында безгә коралны патронсыз гына бирәләр иде.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: