Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2019, 12:59

Радий Хәбиров берничә министрлыкның һәм ведомствоның исемнәрен үзгәртте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнарының яңа структурасы билгеләнгән указга кул куйды

Документка ярашлы, Башкортстан Республикасының башкарма органнары структурасында хәзер 14 министрлык, 11 дәүләт комитеты, дүрт идарәлек, бер агентлык һәм бер дәүләт инспекциясе бар.
Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитетына һәм Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитетына бүленде.
Республиканың Икътисадый үсеш министрлыгы Башкортстанның Икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы дип үзгәртелде.
Башкортстанның Сәнәгать һәм инновация сәясәте министрлыгы хәзер Башкортстан Республикасының Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы дип атала.
Мәгариф министрлыгы Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы дип үзгәртелде.
Башкортстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм «Ачык республика» системасының эш итүе мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты Башкортстанның Дәүләт идарә итүен санлы үстерү министрлыгы дип атала.
Башкортстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешне күзәтү буенча дәүләт комитеты республиканың Конкурентлы сәясәт буенча дәүләт комитеты дип үзгәртелде, дип хәбәр итте Радий Хәбиров.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: