Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2019, 19:21

Ырымбурда “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Анда өлкәнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан 50 яшьтән алып 70 яшкәчә сигез уңган-булган әбиләр катнашты

Ырымбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында “Әбекәй – матуркай” өлкә конкурсының финалы тәмамланды. Жюри өлкәнең иң-иң әбекәен игълан итте. “Супер әбекәй – 2019” гран-при Әсәкәй районыннан Руфия Касыймовага бирелде.
Анда өлкәнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан 50 яшьтән алып 70 яшкәчә сигез уңган-булган әбиләр катнашты.
Әйтергә кирәк, “Татар кызы”, “Татар кызчыгы”, “Әбекәй-матуркай” кебек күп көч, вакыт һәм шактый матди чыгымнарны да таләп иткән өлкә күләмендәге мондый чараларны уздыруда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Абсалямованың роле бик зур. Ырымбур җәмәгатьчелеге, актив эшчәнлеген күреп, аңа сокланып туя алмый.
Алып баручылар әбекәйләребезгә "Үзем турында үзем", "Иҗади бәйге", "Аш-су бәйгесе", "Бишек җыры" конкурслары буенча көчләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның күңел биреп, ныклап хәзерләнгәнлекләрен күрсәттеләр.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: