Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2019, 18:28

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтен үзе җитәкләячәк

2018 елның декабреннән бирле премьер вазифасын башкаручы булмаган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Премьер-министры вазифаларын үз өстенә алды. Республика Хөкүмәте утырышында ул шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Радий Хәбиров сүзләренчә, төбәк министрлыкларының күпчелеге үз структурасын һәм җитәкчеләрен саклап калган. «Эшлекле Русия» рәистәше Андрей Назаров Башкортстанның беренче вице-премьеры кәнәфиенә утырган. Ул илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуына һәм социаль-икътисади өлкәгә җавап бирәчәк.
2015 елның ноябрендә Башкортстан Хөкүмәтен Рөстәм Мәрданов җитәкләгән, моңа кадәр ул беренче вице-премьер булган. Президент Рөстәм Хәмитов 2012 елдан алып 2015 елның ноябренә кадәр ике вазифаны да башкарган. 2018 елның декабрендә Мәрданов Русия Банкының Урал идарәсенә эшкә күчкән, шуннан бирле премьер кәнәфие буш торган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: