Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2019, 10:54

Мостай Кәримнең ун томлык әсәрләр җыелмасы чыгачак

Беренче том – 2009 елда, унынчысы – 2019 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу алдыннан басылып чыкты

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Мостай Кәримнең 10 томлык әсәрләр җыелмасы тәкъдим ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Чара Башкортстанның халык шагыйре, язучы, драматург, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Кичә Мостай Кәримнең улы – язучы, тәрҗемәче, әтисенең күп кенә әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән Илгиз Кәримовны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Күптомлыкны әзерләүдә аның да зур хезмәте кергән.
Әсәрләр җыелмасы әдипнең моңа кадәр дөнья күргән проза, поэзия, драматургия һәм публицистикасын, шулай ук кулъязмаларда сакланган һәм моңа кадәр нәшер ителмәгән хатларын, көндәлекләрен һәм чыгышларын үз эченә ала. Беренче том – 2009 елда, унынчысы – 2019 елда, шагыйрьнең тууына 100 ел тулу алдыннан басылып чыкты. Һәр томның тиражы 2 мең данә тәшкил итә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: