Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2019, 18:30

Башкортстан трассасында автобус ауган, биш кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган

Башкортстанда трассада автобус белән булган авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган. Авария урынына коткаручылар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.
"Микроавтобуста 8 кеше булган, шул исәптән машина йөртүче. Ул машина белән идарәне югалта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше зыян күргән. Алар Бөре районы хастаханәсенә китерелә", - диелгән хәбәрдә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: