Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2019, 14:07

Башкортстанга кыш килде

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, үткән төн Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында кар яуды, вакытлыча кар ятты

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 31 октябрьдә республикада яңгыр, кар, бозлавык булуы фаразлана.
Җил көнчыгыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртүчән, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы көндез — минус 2дән плюс 3 градуска тиклем.
Алдагы ике көндә Башкортсстанда һава температурасы тагы да түбәнәя.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: