Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2019, 18:17

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты була

Турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнаша

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Казанда «Ак Барс» Көрәш сараенда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә 18 яшьтән кечерәк булмаган ир-атлар арасында билбау көрәше буенча XVII дөнья чемпионаты була. Бу турыда ТР Спорт министртрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүгенге көндә әлеге дәрәҗәле турнирда 40 илдән 200 дән артык спортчы катнашуын раслады. Турнир барышында ир-атлар 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг. нан артык авырлык категорияләрендә иң көчлеләрне билгеләячәк; хатын-кызлар 52 кг, 58 кг, 66кг, 76 кг һәм 76 кг. нан артык авырлык категориясендә чыгыш ясаячак.
Традицион рәвештә, турнирда иң күпсанлы һәм вәкилләрнең берсе булып Татарстан Республикасы делегациясе чыгыш ясаячак. Русия җыелма командасы составында республика данын 15 көрәшче яклаячак, алар ил чемпионатында 1 һәм 2 урыннарны яуладылар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: