Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2019, 18:05

“Ак Барс” 800нче уенында җиңү яулады

Казан хоккейчылары капкаларын “коры” калдырды, уен исәбе – 2:0

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы 800нче уенында Владивостоктан килгән “Адмирал”ны җиңде. Уен “Ак Барс” файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.
“Ак Барс” хоккей командасы Континенталь хоккей лигасында 800нче уенын үткәрде. Лигада әле бер хоккей командасының да аның хәтле матчта катнашканы юк. 800 матчның 647се даими чемпионатта, 153е плей-оффта уйналган. “Ак Барс”ның 800нче уенын карарга команданың элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: