Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2019, 11:23

Башкортстаннан 13 яшьлек спортчы каратэ буенча Европа чемпионы исемен яулады

Кыйгы районыннан 13 яшьлек Минара Шахбанова киокушин каратэ буенча 33че Европа чемпионатында (KWF — The 33rd KWF European Kyokushin Karate Championship) Русия исеменнән лаеклы чыгыш ясап, Европа чемпионы булды

Ярышлар Порту шәһәрендә үтте. Чемпионатта Европаның 20 иленнән спортчылар катнашты. Русиядән — 14 кеше, шул исәптән Үрге Кыйгы авылыннан «Батыр» клубы тәрбияләнүчесе Минара Шахбанова. Ул, бөтен көндәшләрен җиңеп, беренче урынны алды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: