Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2019, 19:00

Русиядә интернетта наркотиклар пропагандалаган өчен җаваплылыкны катыландырулары ихтимал

Русия Президенты Владимир Путин интернетта наркотиклар куллануны пропагандалаган һәм аларны куллануга этәргән өчен җинаяти җаваплылык кертү турында төзәтмәләр әзерләргә кушты

Дәүләт башлыгы бу эшне Ерак Көнчыгышның үсеш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашудан соң РФ Хөкүмәтенә йөкләтте.
Гамәлдәге законнарда наркотикларны пропагандалаган өчен тик административ җаваплылык кына каралган, иң зур штраф русиялеләр өчен – 5 мең сум, вазыйфалы кешеләр һәм индивидуаль эшкуарлар өчен – 50 меңгә тиклем, юридик шәхесләр өчен – 1 млн-га кадәр.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде
Читайте нас: