Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2019, 16:40

Башкортстан турында сәяхәтләр фильмы Варшава кинофестивалендә җиңгән

TOURING BASHKIRIA фильмы Варшавада үткән халыкара бәйгедә “Сәяхәт фильмы” бүлегендә җиңгән

TOURING BASHKIRIA фильмы Варшавада үткән халыкара бәйгедә “Сәяхәт фильмы” бүлегендә җиңгән. Фильм республиканы читтә таныту өчен төшерелгән. Бәйгедә Русиянең “Диво России” һәм “Диво Евразии” бәйгеләре финалчылары катнашкан. Русиядән барлыгы 150 эш тәкъдим ителгән, беренче өлешне дүрт фильм үткән, шуның берсе – Башкортстан турында. Роликны иҗат итү өстендә Tip-top team студиясе эшләгән, төшерү исә “Башкортстан” киностудиясендә барган. Саундтрекны “Аргамак” төркеме яздырган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: