Башкортстанда күпфатирлы йортларда ремонт эшләре үткәрүгә кагылышлы яңалык кертү күздә тотыла. Республика парламенты көндез тавышлануны тыйган закон проекты әзерләгән. Корылтайга еш кына бәләкәй балалы ата-аналар мөрәҗәгать итә һәм ремонт эшләре белән мәшгуль күршеләреннән зарлана. Тавыш нәтиҗәсендә яшь әниләр балаларын көндез йоклата алмый. Закон буенча, эш көннәрендә шау-шулы эшләр һәм күңел ачу 23.00-7.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә исә 23.00-9.00 сәгатьләрдә тыелган. Хәзер депутатлар, төзәтмәләр кертеп, Башкортстанда көндез дә “тынлык сәгатен” законлаштырмакчы.