Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь 2019, 10:28

Республикада янә помидор, кыяр, йомырка кыйбатланды

Башкортстанда кайсыбер азык-төлек кыйбатланды. Бу хакта Башстат аналитиклары белдерде

Помидор сизелерлек кыйбатланды. Аның хакы 9,8 % артты һәм әле бер килограмы уртача 79,01 сум тора. Тавык йомыркалары 3,4% кыйбатланды. Уртача хакы – 52, 61 сум. Бөртекле кара чәйгә (+1,8%), яңа өлгергән кыярга (+1,4%, бер килограмы – 70,32 сум), карабодай ярмасына (+1, 2%, бер килограмы — 45,81 сум) хак артты, дип хәбәр итте Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча территориаль органы (Башстат).
Кайсы бер азык-төлек очсызланды. Башлы суганның хакы 6,5% түбәнәйде һәм хәзер аның бер килограмы 19,23 сум тора. Шулай ук дары ярмасына (3%, бер килограмы — 67,55 сум), пастеризацияләнгән сөткә (1,3%, бер литры — 46,85 сум), алмага (2,7 %, бер килограмы — 69,56 сум) хак төште.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: