Башкортстанда шушы елның өченче кварталында сөт ризыкларының 10 проценты микробиология, 8,3 проценты физика-химия күрсәткечләре таләпләренә җавап бирми. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның республика экспертлары хәбәр итә. Шулай ук белгечләр ялган продукциягә дә юлыккан: тикшерелгән ризыкларның 1,5 проценты ялган. Бу кимчелекләр өчен җитештерүчеләргә һәм сәүдә үзәкләренә штраф салынган