Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2019, 12:55

«Башавтотранс» 47 яңа зур автобус алды

«Башавтотранс» автопаркы «Нефаз» һәм «Лиаз» маркалы 47 яңа автобус белән тулыланды. Автобусларның 44е Уфа шәһәре маршрутларында, өчесе Нефтекамада эшләячәк.

Башкортстан җитәкчесе пассажирларны хәвефсез һәм уңайлы йөртү өчен республика киләчәктә дә «Башавтотранс»ка яңа автобуслар сатып алуда ярдәм күрсәтәчәген билгеләде. Радий Хәбиров җиңел булмаган хезмәтләре өчен автобус водительләренә рәхмәт әйтте һәм аларга авариясез йөрүләрен теләде.
«Башавтотранс»ның генераль директоры Надир Самиев сүзләренчә, автобуслар Уфаның популяр маршрутларына чыга. Радий Хәбировка автобусларның салонын гына түгел, ә яңа мәгълүмат таблоларын да күрсәттеләр. Алар буенча теге яки бу маршрутның килү вакытын күзәтергә, шулай ук башка файдалы мәгълүмат алырга мөмкин.
Быел «Башавтотранс»ка барлыгы 527 автобус тапшырыла. 2020 елның беренче кварталында тагы 62 автобус — 17 урта класлы һәм 45 зур автобус бүленә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: