Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2019, 19:12

Башкортстанда 10 градускача җылыта

Алдагы ике көндә республикада тагы да ныграк җылыта, дип хәбәр иттеләр Башгидрометтан

7 ноябрьдә төнлә һәм көндез бераз яңгыр явачак . Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы төнлә — 2-7 градус җылы, көньяк-көнчыгышта минус 3кә тиклем. Көндез — 5-10 градус җылы.
8 ноябрьдә республикада бераз яңгыр фаразлана. Көндез төньякта кар катыш. Төньяк һәм таулы районнарда юлларда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньякка үзгәртеп талгын.
Һава температурасы төнлә һәм көндез — 0дән плюс 5 градуска тиклем. Көндез республиканың көньягында — 3-8 градус җылы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: