Барлык яңалыклар
Новости
7 ноябрь 2019, 22:52

Табипларның күчмә бригадасы Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буйлап йөри

Саулык саклау министрлыгы Башкортстан шәһәрләре һәм районнары буйлап табипларның күчмә бригадалары эшен оештырды. Ел азагына тиклем кабул итү графигы ведомство сайтында басылып чыкты

Тар юнәлешле күчмә бригада составына нейрохирург, акушер-гинеколог, уролог, колопроктолог, гинеколог-репродуктолог, гастроэнтеролог, пульмонолог, оториноларинголог, шулай ук өлкәннәр һәм балалар кардиологы, невролог, эндокринолог һәм офтальмолог керә. Табип бригадары эшендә «Әни һәм бала» клиник госпитале белгечләре катнаша.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: