«Ул – «Бәләбәй» социаль-икътисадый үсеш биләмәсендә пиломатериаллар һәм арболит панельләр җитештерергә ниятләгән «Юпитер» стандарт булмаган технологияләр гыйльми-җитештерү үзәге», – дип хәбәр иттеләр Башкортстан Икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Инвестиция проектының хакы якынча 322 миллион сум тәшкил итә.
Проект уңышлы тормышка ашырылган очракта производствода 140тан артык яңа эш урыны булдырыла.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде.