Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2019, 12:28

Ял көннәрендә республикада 10-15 градускача суыта

Ял көннәрендә республикада сизелерлек суыта, дип искәртә Башгидромет

Республика синоптиклары мәгълүматы буенча, бүген болытлы һава торышы көтелә. Бераз яңгыр, төньяк һәм таулы районнарда кар катыш яңгыр ява.
Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртеп талгын. Һава температурасы көндез — 1-6 градус җылы.
Шимбә бераз яңгыр һәм кар фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык, кар. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – 0дән 5 градуска тиклем салкын, көндез – минус 2дән плюс 3 градуска тиклем.
Якшәмбе явым-төшемсез, юлларда урыны белән бозлавык. Җил юнәлешен үзгәртүчән.
Һава температурасы төнлә — минус 1дән 6 градуска тиклем салкын. Көндез җылырак – минус 4тән плюс 1 градуска тиклем.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: