Новости
9 Ноября 2019, 08:19

Республикада төрле халыкларның борынгы туй йолалары фестивале була

16 ноябрьдә Стәрлетамак районында «Элек туйлар гөрләп үткән…» милли борынгы туй йолалары республика фестиваль-конкурсы оештырыла

Фестивальнең максаты – борынгы туй йолаларын тергезү, мәдәни традицияларны саклау, яшьләрне республика биләмәсендә яшәгән халыкларның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә кызыксындыру.
Катнашуга этнографик һәм вокаль коллективлар чакырыла.
Гаризалар 12 ноябрьгә тиклем mbuksrdk@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны (3473) 26-73-78 буенча алырга мөмкин.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас