Уфа шәһәре читендә гаять зур ерткыч кошларны фотога төшереп алганнар. Кош канатларының колачы якынча ике метр тәшкил итә икән.Ак койрык-бөркет Европада иң эре ерткыч кошлардан санала. Әлеге кошлар Кызыл китапка кертелгән, Русиядә алар нибары 25-30 пар диләр. Башкортстанда алар нишләп йөри – билгесез. Кем белә, бәлки төпләнеп тә калырлар әле. Алай дисәң, тәүбә-тәүбә, мондый кошлар безгә кирәкми. Зурлар бит, тотып ашаулары да мөмкин.