Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь 2019, 18:54

Калининградта беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале узды

Бәйрәм башлану белән барлык катнашучылар һәм кунаклар Габдулла Тукайның милли гимнга әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар

9 ноябрьдә Калининград шәһәрендә татар мәдәният җәмгыяте “Кардәшләр” беренче тапкыр татар мәдәнияте фестивале үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән беренче тапкыр әлеге форматта уздырыла. Калининград өлкәсе тарих-сәнгать музее, үз чиратында, җиһазландырылган концерт залы, тавыш техникасы белән тәэмин итте.
Кунаклар арасында Калининград өлкәсе Хөкүмәтенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Руденко, өлкә Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Богданов бар иде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм башлану белән барлык катнашучылар һәм кунаклар Габдулла Тукайның милли гимнга әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов һәм халыкара конкурслар лауреаты Рүзилә Самигуллина кунакларны бик матур концерт программасы белән сөендерде.
Фестивальне Ильдар Магизов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы Эльвира Миннебаева алып барды. «Кардәшләр» җәмгыятенең «Балтик буйлары» ансамбле тыңлаучыларны халык җырлары белән таныштырды. Җырларны Рәкыя Ржевская, Лилия Галеева, Наилә Диярова башкарды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: