Новости
12 Ноября 2019, 11:54

Киләсе халык исәбен алу чарасының үз эмблемасы бар

“Росстат” 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алуның эмблемасын раслады

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул бу чараның тоташ ил күләмендә булуын, Русия халыкларының бердәмлеген чагылдыра. Бу фикер география фәнендә гомумкулланылыштагы дүрт төс ярдәмендә бирелгән. Мәсәлән, зәңгәр төс – диңгезләрне, кызыл – таулы төбәкләрне, сары – дала, тигезлекләрне, яшел төс урманнарны аңлата. Кулга-кул тотынып торган дүрт кеше сыны – гаилә билгесе.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенрусия халык исәбен алу 2020 елның 1-31 октябрендә үтәчәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас