Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2019, 16:44

Сез — батырлык үрнәге!

Дәүләт җыелышы-Корылтайда гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган герой-балаларны тәбрикләү тантанасы үтте

Анда Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин катнашты.
Чарага Уфадан, Әлшәй, Архангель, Баймак, Бәләбәй, Зианчура, Кушнаренко, Стәрлетамак, Шаран районнарыннан 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 12 мәктәп укучысы чакырылган иде. Алар барысы да иң хәвефле, куркыныч мәлдә батырлык күрсәткән — кеше гомерен саклап калган.
Тантанада Уфадан 16 яшьлек Дмитрий Давидюк һәм 14 яшьлек Рәмзил Шәрипов — “Гомерне коткарган өчен”, Кушнаренко районыннан 12 яшьлек Айнур Якубов “Коткарганда батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
9 укучыга Русия Коткаручылар берлеге грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: