Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2019, 17:18

Татар Кыш бабае популярлыгы буенча Русиядә икенче урын яулаган

Яңа ел тылсымчысының резиденциясе Арча районында урнашкан

Татар Кыш бабае Русиянең алдагы кыштагы иң популяр Яңа ел тылсымчылары рейтингында икенче урынны яулаган. Тикшеренүне «ТурСтат» туристлык порталы үткәргән.
Кыш бабай һәм Кар кызының резиденциясе Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан. Анда шулай ук Шүрәле, Батыр, Убырлы карчык, Алтынчәч һ.б. әкият геройларын да очратырга мөмкин.
Бөек Устюгта яшәүче Бөтенроссия Кыш бабае рейтингта беренче урынны били. Өченче урында – Карелиянең Олонец шәһәрендә яшәүче Паккайне. Беренче бишлеккә шулай ук Талви Укко (карел Кыш бабае) һәм Саган Убген да (бурят Кыш бабае) кергән.
18 ноябрьдә, үзенең туган көнендә, Бөтенрусия Кыш бабае Бөек Устюгтагы беренче Яңа ел чыршысының утларын кабызып, ил буйлап сәяхәткә чыгып китәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: