Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2019, 15:29

Алинәнең яңа уңышы!

Татар кызы Алинә Заһитова янә бер җиңү яулады

Русиянең фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова "Glamour" журналы версиясе буенча “Ел спортчысы” номинациясендә җиңү яулады.
— "Ел спортчысы-2019" номинациясендә җиңүемә бик шатмын. Бу минем өчен зур дәрәҗә. "Glamour" журналына, минем өчен тавыш бирүчеләргә һәм, әлбәттә инде, минем командага зур рәхмәт әйтәсем килә. Алардан башка мин берни дә эшли алмас идем, — диде спортчы бүләк тапшыру тантанасында.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: