Барлык яңалыклар
Новости
13 ноябрь 2019, 18:17

Республиканың Эчке эшләр министрлыгы 2019 елның февраль-октябрь айларында биргән техник хаталы паспортларны алмаштыра

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәлеге 2019 елның февраль-октябрь айларында биргән биш еллык паспортларны алмаштыра

Документларның кодында хата киткән.
Алмаштырган өчен дәүләт пошлинасы алынмый, дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Моның өчен чит ил паспорты һәм Русия Федерациясе гражданы паспорты белән миграция мәсьәләләре буенча бүлеккә мөрәҗәгать итергә кирәк.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: