Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2019, 18:40

Грипп ишек кага

Шушы көзне безнең Башкортстанда 16376 кеше грипп белән чирләгән

8 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, халыкның 30 процент чамасы прививкалар эшләтергә өлгергән. 1 миллион 127 мең кеше аны Милли прививкалар календаре кысаларында бушлай, ә 75 меңнән артык кеше үз исәбенә эшләткән.
Белгечләр быел гриппның арту чорын елның беренче декадасына – гыйнвар-март айларына – туры килер дип фаразлый. “Балалар грипп йоктыра һәм инфекцияне өйгә алып кайта, шулай итеп чир тарала”,- ди алар.
Әйткәндәй, Башкортстан дәваханәләрендә грипп чорында 5 меңнән артык койка-урын булдыру күзаллана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: