Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь 2019, 19:12

Киләсе атнада Башкортстанда көннәр капыл суыта

Атна азагына тиклем Башкортстанда плюслы температура саклана

Ләкин, синоптиклар мәгълүматы буенча, киләсе атнада һава торышы үзгәрә. Атап әйткәндә, көннәрнең 12 градускача суытуы көтелә.
20 ноябрьдән термометр баганасы төшә башлый. Пәнҗешәмбе, 21 ноябрьдә, кояш күренә, әмма температура -7 градуска тиклем төшүен дәвам итә.
Җомга, 22 ноябрьдә, күп итеп кар явачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: