Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2019, 12:35

Бәләбәй «яшел зонада»

Башкортстанда алты шәһәр яшәү өчен уңайлы дигән статус алды

Алар арасында Бәләбәй дә бар.
Русиянең Төзелеш министрлыгы «Дом.РФ» дәүләт компаниясе һәм «Стрелка» консалтинг бюросы белән берлектә 1114 Русия шәһәрен өйрәнү нигезендә шәһәр мохите сыйфаты индексын әзерләгән. Шул шәһәрләрнең тик 24 проценты гына яшәү өчен уңайлы дип табылган (262 шәһәр).
Башкортстан Республикасында 21 шәһәрнең алтысы гына яшәү өчен уңайлы статусы алгаы
«Бәләкәй шәһәрләр» категориясендә алар – Дүртөйле белән Агыйдел, уртача зурлыҡтагылар арасында – Сибай, Туймазы һәм Бәләбәй, зур шәһәрләр исәбендә – Стәрлетамаҡ.
Уфага «яшел зонага» керер өчен бер процент җитмәгән. Республика буенча уртача балл – 173, иң күпне – Дүртөйле, иң аз балларны Дәүләкән җыйган.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде
Читайте нас: