Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2019, 13:03

Мылтыктан аткан

Благовещенск шәһәрендә 19 яшьлек 4нче курс студенты Даниил Засорин, рюкзагына мылтык салып көллият бинасына керә

Каравылчы яныннан үтә. "Комсомольская правда" сайтына шул ук көллиятнең студенты сөйләвенчә, Даниил төркемдәшләре утырган аудиториягә Курт Кобейнның "Нирвана" җырын уйнатып килеп керә. Берничә ел таныш булган, бер аудиториядә укып белем алган ике егеткә ата, егетләрнең берсе урынында, икенчесе хастаханәдә үлә. Шуннан икенче катка менә һәм аудиториягә кереп тагын ике яшүсмерне яралый.
“Полиция хезмәткәрләре урынга килгәч, ул инспекторларга ут ачты. Полиция хезмәткәрләре җавап итеп атты. Җинаятьче бер бүлмәгә кереп бикләнде. Бу арада калган студентлар һәм укытучылар көллияттән чыгарылды,”- дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Амур өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Полиция белән атышкан вакытта һөҗүм итүче яралана, шуннан соң ул үз-үзен атып үтерә.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: