Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2019, 10:05

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов КХЛ һәм Русия чемпионатлары рекордын куйды

Казанда “Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов алка керттермәү буенча рекорд куйды

Капкачы Тимур Билалов “Ак Барс” командасында капканы иң озак вакыт “коры” калдыру буенча рекорд куйды. Шулай итеп, Тимур Билалов Контененталь хоккей лигасының (302:11 минут) һәм Русия чемпионатларының (305:56 минут) рекордларын уздырды. Димәк, 24 яшьлек “Ак Барс” капкачысының исәбендә яңа рекорд.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: