Сургутта берьюлы ике зур юбилейны бәйрәм итәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең 20 еллыгын, «Сандугач» җыр-бию ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Театр СурГУ бинасы концертлар залында бәйрәм чарасы узачак.
Бәйрәм кунаклары: Диләрә Илалетдинова, Илнур Мусин, Виталий Агапов җитәкчелегендә керәшен татарлары «Карендәшләр» фольклор ансамбле һ.б.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.