Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2019, 14:44

Уфада 47 күп балалы анага «Ана даны» медале тапшырдылар

Башкортстанда 47 күп балалы ана республиканың беренче вице-премьеры Андрей Назаров кулыннан «Ана даны» медале алды

Награданы республика башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча тапшырдылар
Хәзер Башкортстанда 50 меңнән артык күп балалы ана яши. Алар бөтенесе 160 мең бала тәрбияләй. «Ана даны» медале 1998 елда булдырылган, шуннан алып ул 7919 хатын-кызга тапшырылган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: