Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2019, 18:49

Башкортстанда ир-егетләргә аталык капиталы түли башлаулары ихтимал

Башкортстанда өченче бала туганда аталык капиталын кертергә җыеналар

Башкортстаның Җәмәгать палатасы проект турында фикер алышу оештыра. Проектны ел азагына тиклем тикшерү һәм карарны Русиянең Җәмәгать палатасына җибәрү күзаллана.
Әлеге вакытта икенче яки аннан соңгы балалары туган, уллыкка алган гаиләләр ана капиталы формасындагы дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Аталык капиталы өченче бала тугач түләнергә тиеш. Ул ана капиталын тулыландыра. Төп шарт – бөтен балалар да бер гаиләдә туарга һәм тәрбияләнергә, ә әти-әнисе рәсми теркәлгән никахта торырга тиеш. Башлангычны Русия Федерациясе Җәмәгать палатасының Гаиләгә һәм балалыкка ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Рыбальченко тәкъдим иткән. Закон проекты демографик хәлне яхшыртуга һәм күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм бирүгә юнәлтелгән. Яңа түләү 2020 елдан гамәлгә керер дип көтелә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: