Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2019, 18:18

Республикада 2019 елда табиблар 371 белгечкә арткан

Башкортстанда быел республиканың медицина оешмаларында эшләгән табиблар санын 371 кешегә арттыруга өлгәшелгән

Башлангыч звенода бу сан 234 тәшкил иткән. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең штаты 22 хезмәткәргә арткан.
Республиканың саулык саклау министры Максим Забелин хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә быел «Авыл табибы» федераль программасы чикләрендә Башкортостанның 99 табибы — 1 миллион, 10 фельдшер 500 мең сум алачагын сөйләде. Түләү 1 декабрьгә тәмамланырга тиеш. Тагы 72 фельдшерга «Авыл фельдшеры» республика программасы буенча 500 мең сум түләнә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: