Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2019, 19:11

Русиядә сәләтле студентлар өчен грантлар күбәйде

Русиядә студентлар өчен грантлар күбәйде. Президент Владимир Путин сәләтлеләргә дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары турындагы указга кул куйды

Документ дүшәмбе рәсми мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
Указга ярашлы, 2020 елның 1 сентябреннән Русия Федерациясе президенты грантлары саны 6,5 меңгә тиклем арттырыла. Шулардан 5 мең грант — урта звено, бакалавриат һәм специалитет белгечләрен әзерләү программалары, 1,5 мең грант магистратура программалары буенча укыганнарга бирелә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: