Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2019, 12:34

Карак җәзасын алды

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенең элекке башлыгы Илнур Йосыповны 8 елга катгый режимлы колониягә озаттылар

Уфа район суды 38 яшьлек Илнур Йосыповка, шулай ук Уфа районының Дмитриевка авыл советының элекке башлыгы һәм Йосыповның хатынының туганы - 61 яшьлек Михаил Андреевка карата хөкем карары чыгарган.
Алар, вазыйфасыннан файдаланып, муниципаль бюджетка 7 миллион сумлык зыян китергән. Хәзер Йосыповка 8 елга катгый колониягә барырга һәм 50 мең сум штраф түләргә туры киләчәк, ә Андреевка 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү һәм өч ел сынау срогы билгеләнгән.
Ул 2014 елдан алып 2016 елга кадәр мошенниклык схемалары ярдәмендә Уфа янында берничә җир участогы рәсмиләштергән: Дмитриевка авылында 23 - гектар, тагын 120 гектар — Нөрле авылында.
Полицейскийны 2017 елда прокуратура тәкъдиме белән «ышаныч югалу» формулировкасы белән органнардан эштән куганнар. Авыл советы башлыгы прокуратура ярдәменнән башка вазыйфасыннан киткән.
- Хөкем ителүчеләр җинаять кылуда гаепләрен танымады. Элегрәк прокуратура дәгъвалары буенча җир кишәрлекләре муниципаль милеккә кире кайтарылды, - дип өстәделәр прокурорларның матбугат хезмәтендә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле, гаепләнүчеләрнең судья карарына шикаять бирү мөмкинлеге дә бар
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: