Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2019, 10:21

Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә Русия Герое Дамир Йосыпов белән очраштылар

Дусларча шартларда узган очрашуда Дамир Йосыпов белән аралаштылар, дога һәм салаватлар, бергәләп намаз укыдылар

16 ноябрьдә Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә Русия Герое Дамир Йосыпов белән очрашу узды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Тантаналы чарага чакырылган кунаклар арасында Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да бар иде.
Дусларча шартларда узган очрашуда Дамир Йосыпов белән аралаштылар, дога һәм салаватлар, бергәләп намаз укыдылар, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: