Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2019, 09:47

Мәскәүдә «Татар кызы» матурлык һәм талант бәйгесе узачак

Бәйгедә 27 яшькә кадәрге татар кызлары катнаша ала

Мәскәүдә һәр елны «Татар кызы» матурлык һәм талант бәйгесе уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә 27 яшькә кадәрге татар кызлары катнаша ала. Биредә телне яхшы белү яки милли мәдәният турында белгеч булу мөһим түгел.
Проект чын татар гүзәленең иң яхшы сыйфатларын ачарга өйрәтүдә ярдәм итәргә тиеш. Катнашу өчен гаризалар кабул ителә, сайлап алу этаплары гыйнвар ахырында, ә финал апрель урталарында узачак.
Конкурсның миссиясе - татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыру.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: