Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2019, 19:24

“Нуриевлар клиникасы” Чабаксарда пациентлар өчен мәктәп уздырды

Балага уза алмауны дәвалау буенча Татарстан тәҗрибәсе күрше төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә кызыклы

Казандагы «Нуриевлар клиникасы» табиблары Чувашия башкаласында күчмә «Пациентлар мәктәбе» уздырды. Балага уза алмауны дәвалау проблемалары, хатын-кыз һәм ир-ат сәламәтлеге турында ачыктан-ачык сөйләшү белән кызыксынган аудитория белән очрашу Чабаксарның «Россия» Конгресс-отеле залында узды.
Чара аерым темалар буенча экспертлык докладлары һәм сорау-җавап кебек ирекле аралашу форматында узды. Темалар арасында балага уза алмауда ир-ат факторы һәм аны дәвалау, ЭКОдан соң хатын-кыз һәм бала сәламәтлеге, репродуктив система авыруларына диагностика һәм аларны дәвалау турында сөйләшүләр булды. Эмбриология турындагы докладлар тыңлаучыларга яңа тормыш туа торган лаборатория серләрен ачты.
— Русиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, Чувашиядәге аудиториябез дә балага узу белән проблемаларны хәл итүгә төрле каршылыклар аша бара. Бу нәтиҗәләре дәлилләнмәгән дәвалау һәм төрле алымнар, бу кайбер фармкомпанияләрнең үз препаратларын агрессив рәвештә тәкъдим итүе дә. Нәтиҗәдә, кешеләр еллар дәвамында генетик дәрәҗәдәге авыруларны БАДлар белән дәвалый. Яки кайсыбер процедураларның ярдәм итәсе урынга авырга узу шансларын киметүен аңламый. Казанда без моның белән ун ел көрәштек һәм вазгыятьне яхшы якка үзгәртә алдык. Шуңа күрә аудитория белән аралашу искиткеч булды, — дип сөйләде «Нуриевлар клиникасы» баш табибы Наил Нуриев.
«Нуриевлар клиникасы» киләчәктә дә шушындый күчмә чаралар уздырырга планлаштыра. Уздыру шартлары (бушлай катнашу, кофе-брейклар, төшке аш һәм аралашу өчен тәнәфес) «Пациентлар мәктәбе» тематикасы чыннан да әһәмиятле булган кешеләрне җыярга һәм моңа шактый вакыт багышларга мөмкинлек бирде.
• «Нуриевлар клиникасы» ("Клиника Нуриевых") — репродуктив сәламәтлек үзәге. Аңа 2003 елда бертуган Ильяс һәм Наил Нуриевлар нигез салган. Балага уза алмау, хатын-кыз һәм ир-ат сәламәтлеген дәвалау белән шөгыльләнә. Казан, Ижевск, Киров һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә клиниканың филиаллары бар.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: