Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2019, 19:12

Русия банкы: 50 сумлык тимер акчаның әйләнешкә чыгуы ихтимал

Үзәк банк 50 сумлык тимер акча чыгару кирәклеген карау мөмкин, дип хәбәр итә «Газета.ru»

Үзәк банк вәкиле аңлатуынча, 50 сумлык акча чыгару өчен вендинг индустриясе вәкилләре чыгыш ясый (автоматлаштырылган системалар ярдәмендә товарлар һәм хезмәтләр сату). Аларга мондый акча кайтарып бирү өчен кирәк.
Шуңа карамастан, яңа тәңкә чыгарганда аның 20-30 ел булса ла хезмәт итәчәгенә ышану зарур, дип билгеләде Владимир Демиденко. Бу вакыт эчендә акча сугу буенча инвестицияләрне капларга мөмкин.
Әле Үзәк банк шушы мәсьәләне өйрәнә. Әгәр 50 сумлык тимер акчага ихтыяҗ бар икән, аларны чыгара башлаулары ихтимал.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: