Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2019, 13:04

Бәләбәйнекеләр дә бар

Бөтен дөнья сыйфат көнендә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Русиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында җиңүчеләрне котладылар

Абруйлы конкурс йомгаклары буенча төбәкнең 16 агросәнәгать комплексы предприятиесе һәм компаниясенең товарлары җиңүче дип табылды. Алар арасында – «Бәләбәй «Почет билгесе» орденлы сөт комбинаты» җәмгыяте һәм «Башспирт» җәмгыятенең Бәләбәй филиалы.
Ике ел дәвамында алар товар төргәгенә иң яхшы товар булуы хакында яза ала. Конкурсны оештыручылар сүзләренә караганда, мондый товарларга ышаныч югары һәм алар яхшы сатыла.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас: