Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2019, 13:40

Элеккечә калды

Автомобиль йөртүчеләргә медицина справкасы элеккечә биреләчәк

Шушы елның 22 ноябреннән водитель таныклыгы алу өчен тутырыла торган медицина белешмәсе 10 тапкырга кыйммәтләнә дигән сүзләр йөри иде.
Бу әфьюн һәм спиртлы эчемлекләр куллану-кулланмавын ачыклый торган анализлар белән бәйле, диделәр.
Мондый процедура (лаборатория анализы) бик кыйммәт тора. Соңгы көннәрдә ил буенча поликлиникаларда иске хаклар белән справка алып калу өчен су буе чиратлар тезелде.
Владимир Путин бу хәлне тәнкыйтьләде һәм яңача белешмәләрне гамәлгә кертү җәйгә кадәр кичектерелде. Ә аннан ничек булыр – вакыт күрсәтер.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: