Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2019, 14:34

Владимир Путин очучы Дамир Йосыповка Русия Герое йолдызын тапшырды

Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды

Русия Президенты Владимир Путин 15 августта кукуруз басуына авария хәлендәге самолетны утырткан очучы Дамир Йосыповка Русия Герое йолдызын тапшырды. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Без барыбыз да быел җәй аенда Мәскәү өлкәсендә Жуковский — Симферополь пассажир рейсын коткару тарихын хәтерлибез. Катлаулы аварияле хәлдә һава судносының барлык экипажы профессиональ, төгәл, бердәм эшләде, батырлык күрсәтте. Әмма төп роль - лайнер командиры Дамир Касыйм улы Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Александрович Мурзинныкы. Алар самолетны чиста кырда утырта алдылар һәм дистәләрчә гомерне саклап калдылар. Югары класслы очучылар хаклы рәвештә Русия Герое исеменә лаек булдылар», — диде Путин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: