Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2019, 14:29

Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасында җиңүче шәкерт хаҗга юллама отты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә — ноутбуклар, өченчегә — мобиль телефоннар тапшырды

Казанда «Рәшидә» Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында нәзарәт оештырылган беренче республика олимпиадасы җиңүчесе ачыкланды. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә — ноутбуклар, өченчегә — мобиль телефоннар тапшырды. Шамил Имамов исә Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчесе булды. Аңа хаҗга юллама тапшырылды.
Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, шулай ук Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнары шәкертләре катнашты.
Җиңүчеләр бисемлеге:
«Ислам хокукы»:
• 1 урын — Имамов Шамил («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
• 2 урын — Мөфлихунова Асия (Әлмәт мәдрәсәсе).
• 3 урын — Хөснетдинов Илшат (Буа мәдрәсәсе).
«Дин нигезләре»:
• 1 урын — Табиев Саян («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
• 2 урын — Янтимиров Камил («Фәнис» мәдрәсәсе).
• 3 урын — Шәфигуллин Равил (Кукмара мәдрәсәсе).
«Гарәп теле»:
• 1 урын — Хәйруллин Самат («Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).
• 2 урын — Шәрипов Әхмәд (Әлмәт мәдрәсәсе).
• 3 урын — Бобоева Гүзәлхон («Фәнис» мәдрәсәсе).
Иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Татарстан данын Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенрусия олимпиадасында яклаячак, ул шулай ук Казанда, декабрь башында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Мордовия, Карачаево-Черкесия, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Русиянең башка төбәкләренең дини уку йортлары студентлары катнашуы көтелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: